Апас казан арасы: Попутчики Kazan — Apastovo | BlaBlaCar

Попутчики Kazan — Apastovo | BlaBlaCar

Используя наш сайт, вы принимаете условия, согласно которым мы используем cookie-файлы для анализа данных и создания контента (в том числе рекламного) на основе ваших интересов. Узнайте больше в разделе политика cookie.

Откуда



    • 2 ч 00

      Казань

      В паре шагов от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    422,40 ₽

    ООО «Автовокзал «Восточный»

    • 1 ч 40

      Казань

      Чуть дальше от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    260,00 ₽

    Марат

    • 2 на заднем сиденье»>
    • 2 ч 20

      Казань

      В паре шагов от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    385,45 ₽

    ООО «АВТОВОКЗАЛ «ВОСТОЧНЫЙ»

    • 2 ч 10

      Казань

      В паре шагов от вас
    • Чуру-Барышево

      Чуть дальше от вас

    385,45 ₽

    ООО «АВТОВОКЗАЛ «ВОСТОЧНЫЙ»

    • 2 ч 00

      Казань

      В паре шагов от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    422,40 ₽

    ООО «Автовокзал «Восточный»

    • 2 ч 00

      Казань

      Чуть дальше от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    380,00 ₽

    Эмиль

    • 2 на заднем сиденье»>
    • Казань

    • Апастово

    Мест нет

    Лилия

    • Казань

    • Апастово

    Мест нет

    Наиль

  • 240,00 ₽

    Михаил

    • 2 ч 00

      Казань

      Чуть дальше от вас
    • Апастово

      В паре шагов от вас

    320,00 ₽

    Линар

Зөлфәт — Татарстан Язучылар берлеге

Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла. Ә 1971 елда Х.Туфан кереш сүзе белән нәшер ителгән «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы исә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә.

«Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылганнар.

Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора», – дип бәяли аның иҗат башлангычын остазы Х.Туфан яшь шагыйрьне Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим иткән язмасында. Шулай да, иҗат активлыгын киметмәсә дә, Зөлфәт җыентык арты җыентык бастыру мәшәкате белән мавыкмый, шуңа күрә аның чираттагы икенче шигъри китабы («Утлы бозлар», 1978) җиде елдан соң, ә өченчесе («Адашкан болыт», 1990) тагын да унике елдан соң гына дөнья күрә. Ниһаять, 1995 елда сайланма шигырьләре тупланган дүртенче китабы («Ике урман арасы») басыла.

Бу басмаларны шагыйрь иҗатының билгеле бер чорын йомгаклау нәтиҗәсе, Зөлфәтнең шигърияттә заманны гәүдәләндергән елъязмасы дип карарга мөмкин. Иң мөһиме – Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан УК үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьне изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь булып кала бирә. Ул чынбарлыктагы, табигатьтәге шагыйрь күзе генә күрә ала торган кечкенә генә деталь, факт, күренеш аша поэтик фикерне калку, масштаблы итеп җанландыру осталыгына ия; аның язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына – әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас.

Бу сыйфатлар Зөлфәтнең публицистик шигырьләрендә дә, мәхәббәт лирикасында, балладаларында да («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Ике ат турында баллада», «Кара күбәләк», «Марш» һ.б.), поэмаларында да («Йөрәкләрдә үлмәс дастан», «Иске Казан карлыгачы», «Җирдән кайтышлый» һ.б.) үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Узган гасырның туксанынчы еллардагы Зөлфәт шигъри иҗаты, күләмсан ягыннан бермә-бер артуы белән бергә, күңел хис-тойгыларының, шигъри теленең яңадан-яңа төсмерләр, образлар белән тулылана баруы күзгә ташлана. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.

«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зөлфәтнең кайбер лирик шигырьләре музыкага салынган. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С.Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казаналар.

Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л.Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның һәр икесенә дә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.

1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Зөлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат була.

Зөлфәт – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язмышлар ярында: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Туфан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 78 б. – 3000 д.

Утлы бозлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 112 б. – 4000 д.

Адашкан болыт: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 224 б. – 7700 д.

Ике урман арасы: эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 287 б. – 3000 д.

Йөрәгемне былбыл чакты: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 1999. – 415 б. – 3000 д.

Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 383 б. – 2000 д.

* * *

Осенние костры: стихотворения / пер. с татар. М.Акчурина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 96 с. – 5000 д.

Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов.

Вам может понравится

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *